Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2021, 11:51

2021 елдан балалы гаиләләр өчен ана капиталы күләме арткан

Беренче балага ана капиталы 17,3 мең сумга арткан һәм яңа елдан 483 мең 882 сум тәшкил итә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). 2021 елдан балалы гаиләләр өчен ана капиталы күләме арткан. Акчалардан файдалану хәзер тизрәк һәм уңайлырак була башлады.

Гыйнвар аеннан ана капиталы 3,7%-ка индексацияләнгән

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, гыйнвардан ана капиталы 3,7%-ка индексацияләнгән. Арту тиешле сертификатларның барлык ияләренә туры килә һәм балалар санына һәм аларның туу вакытына бәйле рәвештә бирелә торган барлык суммаларга кагыла.

Беренче балага ана капиталы 17,3 мең сумга арттырылган һәм яңа елдан 483 мең 882 сум тәшкил итә. Икенче бала 2020 елга кадәр туган, ә ата-аналар әле сертификатны кулланмаган очракта, шундый ук сумма ике балалы гаиләләргә бирелергә тиеш.

Әгәр ике бала да 2020 елдан соң туса, ана капиталының күләме индексациядән соң 22,8 мең сумга арта һәм 639 мең 432 сум тәшкил итә. Башта беренче балага капитал алган, аннары тагын бер бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дәүләт ярдәме күләме өстәмә рәвештә арта. Яңа елдан ана капиталына шундый өстәмә түләү индексация хисабына 155 мең 550 сумга кадәр арткан. Моннан тыш, гыйнварда ана капиталын тулысынча тотмаган гаиләләрнең акчалары индексацияләнгән.

Шулай ук гыйнвардан ана капиталыннан ай саен кайбер Россия гаиләләренә түләнә торган сумма арткан. Аның күләме узган елның икенче кварталында төбәк яшәү минимумына тигез. Агымдагы елда түләүләр билгеләнүне сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләр 9713 сум алачак. 2020 елда түләүне рәсмиләштергән гаиләләр 9373 сум алуны дәвам итәчәк.

Ана капиталыннан айлык түләү икенче бала 2018 елдан туган гаиләләргә билгеләнә һәм аңа өч яшь тулганчы бирелә. Әгәр дә гаиләдә айлык керемнәр бер кешегә ике яшәү минимумыннан артмаса, акчаны алырга мөмкин. Гаиләнең 2021 елда түләү алуга хокукы бармы-юкмы икәнлеген аңлау өчен соңгы 12 календарь айда гаилә керемнәренең гомуми суммасын 12-гә бүләргә, ә аннары, туган икенче баланы да кертеп, гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Әгәр алынган күләм ТРда хезмәткә сәләтле гражданның 2-гә тапкырланган яшәү минимумыннан кимрәк булса (2020 елдан - 20 мең 588 сум), гаилә түләүне алу хокукына ия.

Түләүгә гаризаны икенче бала тугач, өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин. Әгәр пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, түләү туган көненнән яки уллыкка алынган вакытыннан биреләчәк һәм гаилә барлык узган айлар өчен акча алачак. Бу сроктан соңрак мөрәҗәгать иткәндә, түләү, закон нигезендә, гариза биргән көннән башлана.

Узган елның мартыннан бу елның мартына кадәр вакыты чыга торган ана капиталыннан айлык барлык түләүләр пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә озайтыла. Моның өчен сертификат хуҗасына гариза язарга һәм гаилә керемнәрен расларга кирәкми.

Сертификат хәзер 5 эш көне эчендә бирелә

Быелдан башлап ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның чаралары белән эш итү тизрәк бара. Сертификатны бирү өчен хәзер элекке 15 көн урынына 5 эш көне, чаралар белән эш итү турындагы гаризаны карауга бер ай урынына 10 эш көне бирелә. Аерым очракларда программа буенча яңа сроклар арта ала. Мәсәлән, әгәр ведомстволар Россия Пенсия фонды таләпләре буенча белешмәләрне вакытында тапшырмаса, сертификатны 15 эш көне дәвамында рәсмиләштерү рөхсәт ителә. Әгәр дә ведомство яки сертификат хуҗасы фондка кирәкле документларны һәм белешмәләрне китереп җиткермәсә, чаралар белән эш итү турындагы карар 20 эш көне дәвамында кабул ителергә мөмкин.

Элегрәк пенсия фонды проактив рәвештә ана капиталын алу өчен сертификатлар бирә башлады. Бала тугач, сертификат, гаризадан башка, гаилә өстәмә процедураларны читләтеп үтеп, акчаларны сайланган максатларга тиз арада җибәрә алсын өчен, автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Моның өчен кирәкле бөтен эшләрне фонд мөстәкыйль рәвештә эшли.

Узган елдан шулай ук ана капиталы белән эш итү процедурасы да шактый гадиләштерелде. Мәсәлән, программаның иң ихтыяҗлы юнәлеше - кредит акчаларын җәлеп итеп торак сатып алу яки төзү - буенча гариза бирүне кредит бирелә торган банкта ук гамәлгә ашырырга мөмкин. Мондый гариза пенсия фонды белән килешү төзегән банкларда кабул ителә. Моннан тыш, гаиләләргә хәзер ана капиталы белән балаларны укыту өчен түләү җиңелрәк, чөнки түләүле укыту турындагы килешүнең күчермәсен Россия Пенсия фондына тапшыру таләп ителми. Фонд бүлекчәләре үзләре бу мәгълүматны бөтен ил буенча уку йортлары белән төзелгән килешүләр нигезендә соратып ала.

Барлык яңалыклар