Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.06.2018, 12:14

2014 елдан Вахитов районы 67 йорт төзекләндергән

Яңартуга тагын 171 күп фатирлы йорт мохтаҗ.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь, Ксения Швецова). 2014-2018 елларда “Вахитов районы идарә итүче компаниясе” ҖЧҖ карамагындагы 67 йорт капиталь төзекләндерелгән. Быел аларга 19 йорт кушылачак. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга компания директоры Шалва Тетруашвили сөйләде.

2006 елда төзелгән идарә итүче компания 306 йортка хезмәт күрсәтә, аларда 30 мең 19 кеше яши. Районда, башка районнар белән чагыштырганда, иске йортлар күбрәк: 63 йортка инде 100 елдан артык һәм аларга тиз арада төзекләндерү кирәк. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә капиталь төзекләндерү буенча республика программасы ярдәм итә – 2014-2018 елларда 602 млн сумга 67 йорт төзекләндерелгән. Бүгенге көндә 171 күп фатирлы йортны төзекләндерергә кирәк. Моннан кала, торак йортлардан тыш идарә итүче компания карамагында 34 мәдәни мирас объекты бар, аларга реконстрицияләү кирәк.

Шул ук вакытта, чыгыш ясаучы сүзләре буенча, торак йортларда агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылып тора – узган елда ул 42 йортта башкарылган, бу максатларга 20 млн сум бүленгән.

ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов билгеләп үткәнчә, “Вахитов районы идарә итүче компаниясе” ҖЧҖ бүгенге көндә бер кв.м торакка иң аз бурычлы компания булып тора. Компания башлыгы сүзләренә караганда, 1 июньгә китерелгән мәгълүматлар буенча, хезмәткәрләр судка кадәр 60,69 мле сум бурыч җыя алган, суд карары нигезендә 12,3 млн сум җыелган.

Мэр чыгыш ясаучыдан компаниянең шәһәрне төзекләндерүдә ничек катнашуы турында кызыксынды. Ш.Тетруашвили сөйләгәнчә, компания төзекләндерү эшләренә зур игътибар бирә. “Яшел рекорд” программасы буенча без 6 меңнән артык агач һәм 60 меңнән артык чәчәк утырттык, ДЧ-2018 кунаклары маршруты буенча урамнарны бизәдек. Без аерып тормыйбыз – безнең бинамы, безнеке түгелме, без йортлар, кунакханәләр фасадларын бизибез”. – дип сөйләде Ш.Тетруашвили. Ул өстәгәнчә, компания “Игелекле Казан” проекты кысаларында үткән чараларда даими катнаша.

Мэр белән бергә хисапны Башкарма комитет рәисе Денис Калинкин, Башкарма комитет рәисе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов һәм районнар башлыклары тыңлады.

Фоторепортаж
Вахитов районы идарә итүче компаниясе, “Совет районы район торак идарәсе”, “Жилище и комфорт” идарә итүче компанияләре хисаплары
Видеорепортаж
29.06.2018 15:57
Вахитов районы идарә итүче компаниясе, “Совет районы район торак идарәсе”, “Жилище и комфорт” идарә итүче компанияләре хисаплары
Барлык яңалыклар