Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.01.2023, 16:56

20 нче гыйнвардан Казанда Яңа ел конструкцияләрен сүтә башлаячаклар

«Черек күл» паркында утлы аркалар шугалак эше сезоны тәмамланганчы торачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче гыйнвар). Киләсе атнада Татарстан башкаласында Яңа ел конструкцияләрен сүтә башлаячаклар.

20 нче гыйнварда подрядчы оешмалар «Казан» гаилә үзәге янындагы 35 метрлы үзәк чыршыны сүтүгә керешәчәк. Утлы инсталляция 76,5 мең гирлянданы үз эченә ала һәм 1280 гирляндадан торган «Чатыр» композициясе белән берләшә. Чыршы 155 утлы шар һәм 504 йолдыз белән бизәлгән. Ул шәһәр халкын һәм кунакларын 20 нче декабрьдән сөендерә башлады.

Шулай ук киләсе атна ахырында Ирек мәйданында, Кремль һәм Бауман урамнарында утлы аркаларны сүтә башлаячаклар. Шәһәрнең үзәк урамында урнаштырылган 39 аркада 1-1,2 мең лампочка бар. Шулай ук бәйрәм конструкцияләрен Татарстан Республикасы башкаласының башка Яңа ел мәйданчыкларында да сүтәләр.

Яңа ел конструкцияләрен сүтү һава шартлары аркасында күчерелергә мөмкин, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.

Исегезгә төшерәбез, Яңа елга Казанда барлыгы 15 шәһәр паркы бизәлгән иде, шул исәптән Горький паркы, Лядской бакчасы, «Крылья Советов», Аксенов һәм Тинчурин скверлары. Быел Яңа ел бизәлеше элементларын сатып алуга бюджет акчалары юнәлтелмәгән. Шәһәр урамнарында узган елларда сатып алынган конструкцияләр урнаштырылган.

Барлык яңалыклар