«Черек күл» паркында утлы аркалар шугалак эше сезоны тәмамланганчы торачак.
Фото: Денис Гордийко
20 нче гыйнварда подрядчы оешмалар «Казан» гаилә үзәге янындагы 35 метрлы үзәк чыршыны сүтүгә керешәчәк. Утлы инсталляция 76,5 мең гирлянданы үз эченә ала һәм 1280 гирляндадан торган «Чатыр» композициясе белән берләшә. Чыршы 155 утлы шар һәм 504 йолдыз белән бизәлгән. Ул шәһәр халкын һәм кунакларын 20 нче декабрьдән сөендерә башлады.
Шулай ук киләсе атна ахырында Ирек мәйданында, Кремль һәм Бауман урамнарында утлы аркаларны сүтә башлаячаклар. Шәһәрнең үзәк урамында урнаштырылган 39 аркада 1-1,2 мең лампочка бар. Шулай ук бәйрәм конструкцияләрен Татарстан Республикасы башкаласының башка Яңа ел мәйданчыкларында да сүтәләр.
«Черек күл» паркында утлы аркалар шугалак эше сезоны тәмамланганчы торачак.
Яңа ел конструкцияләрен сүтү һава шартлары аркасында күчерелергә мөмкин, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, Яңа елга Казанда барлыгы 15 шәһәр паркы бизәлгән иде, шул исәптән Горький паркы, Лядской бакчасы, «Крылья Советов», Аксенов һәм Тинчурин скверлары. Быел Яңа ел бизәлеше элементларын сатып алуга бюджет акчалары юнәлтелмәгән. Шәһәр урамнарында узган елларда сатып алынган конструкцияләр урнаштырылган.