Велосипедчылар колоннасы хәрәкәте маршруты буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). 20-нче июльдән 21-нче июльгә каршы төндә Казанда велофест узачак. Катнашучыларны җыю 20-нче июль көнне «Казан Арена» стадионы янында 21.00 сәгатьтән 22.45 сәгатькә кадәр планлаштырылган.
Велосипедчылар колоннасы спорт аренасыннан кузгалып, Ямашев проспекты, Себер тракты аша, Дәрвишләр бистәсендә - Мир, Совет, Начальная, Тополевая, Липатов, Главная, Халезов һәм Парк урамнары буйлап узачак. Шулай ук узышта катнашучылар Николай Ершов урамы, «Миллениум» күпере, Фатыйх Әмирхан проспекты, Сибгат Хәким һәм Чистай урамнары буйлап узачак.
Юлда берничә тукталыш планлаштырылган: Казан компрессорлар заводы, «Ракета» стадионы, Дәрвишләр бистәсендәге Колхоз базары (Липатов ур.), Компрессорный юлы, Казан кооператив институты янында. Колонна 21 июль 4.00 сәгатьтә старт ноктасына әйләнеп кайтачак.
Шунысын да билгеләп үтик, 20-нче июль 22.00 сәгатьтән 21-нче июль 4.00 сәгатькә кадәр Төнге велофест маршруты буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Мәсәлән, 22.45 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр Ямашев проспекты (Чистай урамыннан Себер трактына кадәр участокта), Себер тракты (Ямашев проспектыннан Академик Арбузов урамына кадәр һәм Академик Арбузов урамыннан Халитов урамына кадәр) буенча машиналар хәрәкәт итү өлеше ябык булачак. 20-нче июль көнне 23.30 сәгатьтән 21-нче июль 00.50 сәгатькә кадәр хәрәкәт Себер тракты участокларында чикләнәчәк (Халитов урамыннан Яснополянский тыкрыгына кадәр, Яснополянский тыкрыгыннан Дорожная урамына кадәр участок тулысынча ябылачак), шулай ук Мир урамы буенча (Дорожная урамыннан Совет урамына кадәр участокта) һәм Совет урамы буенча (Мир урамыннан башлап Начальная урамына кадәрге участокта) хәрәкәт тулысынча ябык булачак. 21-нче июль 00.50 сәгатьтән 1.20 сәгатькә кадәр Начальная урамын (Совет урамыннан алып Тополевая урамына кадәр участокта), Тополевая урамын (Начальная урамыннан Липатов урамына кадәрге участокта), Липатов урамын (Тополевая урамыннан Совет урамына кадәрге участокта) тулысынча ябачаклар. 21-нче июль 1.20 сәгатьтән 2.30 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте Липатов урамы буенча (Совет урамыннан Главная урамына кадәр участокта), Главная урамы буенча (Липатов урамыннан Халезов урамына кадәр участокта), Халезов урамы буенча ( Главная урамыннан Парк урамына кадәр участокта), Парк урамы (Халезов урамыннан Мир урамына кадәр участокта), Мир урамы (Парк урамыннан Дорожная урамына кадәрге участокта), Себер тракты (Дорожная урамыннан Яснополянский тыкрыгына кадәр һәм Яснополянский тыкрыгыннан Акдемик Арбузов урамына кадәр) тулысынча ябык булачак. 21 июль 2.30 сәгатьтән 3.00 сәгатькә кадәр Себер тракты (Академик Арбузов урамыннан Космонавтлар урамына кадәр участокта) һәм Николай Ершов урамы (Космонавтлар урамыннан Патрис Лумумумба урамына кадәрге участокта) ябылачак. 21-нче июль 3.00 сәгатьтән 3.30 сәгатькә кадәр хәрәкәт Николай Ершов урамы (Гвардия урамыннан алып Зинин урамына кадәр участокта), Вишневский урамы (Николай Ершов урамыннан Подлужная урамына кадәр участокта), «Миллениум» күпере (Подлужная урамыннан Фатыйх Әмирхан проспектына кадәр участокта), Фатыйх Әмирхан проспекты («Миллениум» күпереннән Сибгат Хәким урамына кадәр), Сибгат Хәким урамы буенча тулысынча юл ябу планлаштырыла (Фатыйх Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәр участокта), шулай ук транспорт хәрәкәте Чистай урамы буенча (Сибгат Хәким урамыннан Хөсәенов проспектына кадәр) чикләнәчәк . Чикләүләр турында тиешле карар Казан муниципаль берәмлеге документлары җыентыгында басылып чыкты.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Төнге велофест Казанда 13-нче октябрьдә узды һәм меңгә якын катнашучыны үзенә җыйды. Спортчылар һәм һәвәскәрләр Казанның кунакчыллык урыннары буенча - шәһәрнең керү капкалары, елга порты һәм тимер юл вокзалы, шәһәрнең үзәк парклары һәм скверлары, музейлар, әйдәп баручы рестораннар һәм башка мөһим объектлар аша уздылар. Маршрутның озынлыгы 30 км тәшкил итте.