Янгынга каршы махсус режим вакыты 8-нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). 20-нче декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә, аның нигезендә аерым территорияләрдә пиротехник эшләнмәләрне куллану тыелачак. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыкты.
Махсус янгынга каршы режим вакытында аерым территорияләрдә 1-3 класслы куркынычлы пиротехник эшләнмәләрне куллануны тыю билгеләнәчәк, бары тик бенгаль утлар һәм хлопушкалар гына искәрмә булып торачак.
Документ нигезендә, пиротехниканы сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линиялеләрдән), шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 метр якынлыкта кулланырга ярамый.
Янгынга каршы махсус режим вакыты 8-нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.