В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9 гыйнварга кадәр билгеле территорияләрдә пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). Татарстан Республикасында 20 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертеләчәк, аның нигезендә кайбер территорияләрдә пиротехника әйберләрен куллану тыела.
Янгынга каршы махсус режим вакытында билгеләнгән территорияләрдә 1-3 класслы пиротехника әйберләрен (бенгаль утлары, шапылдавыктан тыш) куллануны тыю күздә тотыла. Әйтик, пиротехниканы сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр ераклыкта, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 метрдан якынрак арада файдаланырга ярамый.
Предприятие җитәкчеләренә шулай ук янгын куркынычсызлыгы чаралары турында хезмәт күрсәтүче персоналга инструктажлар үткәрергә һәм янгын чыккан очракта аларның гамәлләрен кабатларга киңәш ителә.
Янгынга каршы махсус режим чоры 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.