Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2019, 13:30

20 августтан башлап Казанда «Игътибар – балалар!» профилактик чарасының икенче этабы узачак

Операция кысаларында офицерларның шәһәрнең автотранспорт предприятиеләренә чыгуы көтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). 20-нче августтан 10-нчы сентябрьгә кадәр Казанда «Игътибар – балалар!» профилактик чарасының икенче этабы узачак. ЮХИДИ ата-аналарга уку елы башланганчыга кадәр мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә кадәр куркынычсыз маршрутны тагын бер кат искә төшерергә һәм балаларга юлда һәм транспортта куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртергә киңәш итә. Башлангыч сыйныф укучылары, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары белән, барлык юл билгеләрен һәм бала юлда очрарга мөмкин булган ситуацияләрне өйрәнеп, әлеге маршрут буенча берничә тапкыр узарга кирәк.

Шулай ук Дәүләт автоинспекциясе өлкәннәргә балалар киемнәрендә яктылыкны кайтара торган элементлар булдыру турында кайгыртырга кирәклеген искә төшерә.

«Игътибар - балалар!» операциясе кысаларында офицерларның шәһәрнең автотранспорт предприятиеләренә чыгуы көтелә. ЮХИДИ техник күзәтчелек инспекторлары транспорт дисциплинасы һәм профессионал-машина йөртүчеләр белән пассажирлар йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерәчәк.

3-нче сентябрьдән 6-нчы сентябрьгә кадәр иртәнге сәгатьләрдә Казан мәгариф учреждениеләре янында «Бала - төп пассажир!» махсуслаштырылган рейдлары оештырылачак. ЮХИДИ инспекторлары балаларын балалар бакчаларына яки мәктәпләргә, куркынычсызлык таләпләрен бозып, машинага алып килгән ата-аналарны ачыклаячак.

2-нче сентябрьдән 10-нчы сентябрьгә кадәр ЮХИДИ офицерлары белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрәчәк, алар укучыларга көзге чорда юлда үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре турында искә төшерәчәкләр. 6-нчы сентябрь көнне барлык белем бирү оешмаларында мәктәп укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча сыйныф сәгатьләре, конкурслар һәм викториналар узачак.

Яңа уку елы алдыннан һәм сентябрьнең беренче декадасында «Юлда яшь җәяүле!» рейды үтәчәк. Пропаганда буенча инспекторлар Яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары һәм балигъ булмаганнар эшләре инспекторлары белән берлектә юлда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклаячак.

Барлык закон бозучы балалар белән әңгәмәләр үткәреләчәк, моннан тыш, аларга «ТУКТА - тормыш куркыныч астында!» дигән махсус карточкалар тутырылачак. Ә хокук бозу турындагы мәгълүмат баланың әти-әниләренә һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча район инспекторларына җиткереләчәк.

Шулай ук шәһәрнең һәр районында инспекторлар «Игътибар - җәяүле!» рейдын уздырачаклар һәм хәрәкәттә өстенлек бирмәүче автомобильчеләрне, шулай ук юл чатларыннан һәм җәяүлеләр кичүеннән тыш юл аркылы чыга торган җәяүлеләрне ачыклаячаклар.

Статистика буенча, юл-транспорт һәлакәтләренә еш кына 10-15 яшьлек укучылар эләгә. Балалар катнашында булган барлык аварияләрнең 60%-ы нәкъ менә шушы яшь категориягә туры килә икән.

ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 7 аенда Казанда балалар катнашында 95 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 96 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең 55%-тан артыгы җәяүлеләр, зыян күргән 34 бала - автотранспорт пассажирлары, шул исәптән 2-се - җәмәгать транспорты пассажиры.

Балаларның велосипед белән идарә иткән вакытта автомобиль астына эләгү очраклары да билгеләп үтелде. Юл-транспорт һәлакәтенә 11 бала эләккән, шуларның 4-се юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча гомуми файдаланудагы юлга чыгарга хокуклы булган, калган очракларда балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып һәм өлкәннәр тарафыннан контрольсез йөргән.

Балигъ булмаган җәяүлеләр һәм велосипедчылар катнашында һәр алтынчы юл-транспорт һәлакәте ишегалды территориясендә яки парковкада булган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балаларның саксызлыгы аркасында 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 17 яшүсмер төрле тән җәрәхәте алган. Бу балигъ булмаганнар катнашында булган аварияләрнең гомуми саныннан якынча 18%-ны тәшкил итә.

Юл аркылы чыгарга ярамаган урыннарда юлны чыгу иң киң таралган хокук бозу булып тора - 11 һәлакәт теркәлгән, аларда 11 бала зыян күргән.

Автомобильчеләр гаебе белән 78 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 2 бала һәлак булган һәм 79 бала төрле тән җәрәхәте алган.

Автомобильчеләр арасында иң еш күзәтелә торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу - җәяүлеләр чыга торган урыннарда кагыйдәләрне санга сукмау. Балалар белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең һәр дүртенчесе шуңа бәйле, шул исәптән 15 яшьлек һәлак булган кыз очрагы да.

Шулай ук машина йөртүчеләрдә куркынычсыз ян-як интервалын һәм дистанцияне үтәмәү дә киң таралган. Шуңа күрә балалар катнашында һәр бишенче юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Агымдагы елның җиде ае нәтиҗәләре буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе иң аварияле көннәр булган - нәкъ менә шушы көннәрдә балалар катнашында һәр өченче авария теркәлгән. Иң куркыныч вакыт 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгы булган – бу вакытта балигъ булмаганнар белән һәр өченче юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Барлык яңалыклар