В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Машина йөртүчеләргә үз маршрутларын алдан планлаштырырга киңәш ителә.
Фото: Денис Гордийко
2023 елның 1 нче июненә кадәр әлеге участокта Горький шоссесын реконструкцияләү зонасыннан инженерлык челтәрләрен чыгарачаклар, дип хәбәр иттеләр Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында.
Фото: Автомобильләр өчен әйләнгеч юл вариантлары
Боҗра участогында хәрәкәтне ябу фактта 14 нче мартта булырга тиеш иде. Әмма светофорларны хәрәкәтнең яңа схемасы өчен үзгәртеп корырга кирәк булганга, әлеге даталарны күчерү турында карар кабул ителде.
Бүгенге көндә юл участогында кисәтү билгеләре куелган инде. Машина йөртүчеләргә үз маршрутларын алдан планлаштырырга киңәш ителә.
Исегезгә төшерәбез, Горький шоссесын реконструкцияләү магистральне алты полосага кадәр киңәйтүне, әйләнгеч юллар төенен һәм җәяүлеләр кичү юлларын төзүне үз эченә ала.