В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Банк һәм транспорт картасы буенча йөрү 35 сум торачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар). 20 нче гыйнвардан Казан метрополитенында карта белән түләү тарифы артачак. Шул ук вакытта кулда булган акча белән түләгәндә юл бәясе үзгәрмәячәк. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.
Билет бәясе банк һәм транспорт картасы белән түләгәндә – 35 сум, ә 100 йөрүгә исәпләнгән транспорт картасы буенча 25 сум тәшкил итәчәк.
«Мир» илкүләм түләү системасы картасы бәйләнгән смартфон аша билет сатып алганда, Казан халкы һәм кунаклары акчаларын янга калдыра ала. Сәфәрнең бәясе 7 сумга кимиячәк. Акция 15 нче февральгә кадәр дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көннән Казанның җир өсте шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга яңа тарифлар гамәлдә. Кулда булган акча белән түләгәндә юл бәясе үзгәрмәячәк, билетны банк һәм транспорт картасы белән сатып алган очракта дүрт сумга артачак һәм 35 сум тәшкил итәчәк.