Татарстан башкаласыннан очышлар атна саен җомга көннәрендә башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). 18 гыйнвардан башлап Казанны һәм Салехардны яңа авиарейс тоташтырачак.
Татарстан башкаласыннан очышлар атна саен җомга көннәрендә 3.45 сәгатьтә башкарылачак, Салехардта очкыч 10.00 сәгатьтә утырачак. Салехардтан самолет дүшәмбе 17.00 сәгатьтә очачак, Казанда 19.30 утырачак. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Рейслар CRJ-200 җирле һава судларында башкарылачак, дип хәбәр итә "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе матбугат хезмәте.