В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр Казан белән Зөя, Паратск, Арча, Сосновка һәм башка маршрутларга кагылачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). 18 нче сентябрьдән 32 шәһәр яны поезды өчен юл вакыты кыскарачак. Килү яки китү вакыты арасындагы аерма бер-тугыз минут тәшкил итәчәк. Бу хакта «Содружество» АҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзгәрешләр Казан белән Зөя, Төрлемә, Паратск, Арча, Канаш, Сосновка станцияләре арасындагы маршрутларга да кагылачак.
Шулай ук Казан – Волжск, Албаба – Казан, Казан – Бөреле, Казан – Шәмәрдән, Краснозаринск – Коркачык, Зөя – Бөреле, Яшел Үзән – Арча, Нократ Аланы – Казан, Арча – Албаба, Коркачык – Яшел Үзән һәм Ижевск – Казан шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигы үзгәрә.
Өстәмә мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин.