В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл ябылу төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Казанда 18 майдан 21 майга кадәр Павлюхин урамы һәм Оренбург тракты транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла. Бу юлның өске капламын салу эшләре белән бәйле.
18 май 19.00 сәгатьтән 19 май 6.00 сәгатькә кадәр Павлюхин урамында, Даурия урамыннан Назарбаев урамы юнәлешендә, автотранспорт хәрәкәте тулысынча ябыла. Бу сәгатьләрдә каршы юнәлештә берьяклы хәрәкәт булачак.
19 май 6.00 сәгатьтән 21 май 6.00 сәгатькә кадәр Павлюхин урамы һәм Оренбург тракты буенча Назарбаев урамыннан Танк боҗрасына кадәр икеяклы реверсив хәрәкәт полосаларында автотранспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.
Автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм хәрәкәт маршрутын алдан уйларга киңәш ителә.