В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Максимов урамында төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). 18 августтан Казанда кайбер автобус маршрутларының - 6, 18, 33, 37, 40, 42, 53, 60, 78, 89, 92с, 93 – хәрәкәт схемасы үзгәрә. Бу Максимов урамында төзекләндерү эшләре һәм Дементьев урамыннан Лениград урамына кадәрге юл өлеше ябылу белән бәйле.
6, 18, 33, 37, 53, 60 номерлы автобус маршрутлары Кошевой ур.– Ижевский ур. – Максимов ур. – Дементьев ур. – Павлов ур. – Айдаров ур. – Ленинград ур. – алга таба маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәкләр. 40, 42, 78, 92с, 93 номерлы автобуслар Копылов ур. – Ленинград ур. (Кошевой һәм Максимов урамнарына кермичә) – алга таба маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәкләр. 89 номерлы автобуслар Копылов ур. – ТЭЦ ур. – Дементьев ур. – Кошевой ур. – Лениград ур. – алга таба маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәкләр.
Моннан кала, 13 номерлы “Г.Тукай мәйданы метро станциясе – Себер таркты (боҗралы)” маршруты буенча йөри торган троллейбуслар маршруты вакытлача тукталып тора.
Вакытлыча үзгәрешләр планлы төзекләндерү эшләре тәмамланганчы гамәлдә булачак, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.