В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автобуслар иң таләп ителгән алты юнәлеш буенча йөриячәк
18 апрельдән Казанда сезонлы бакчачылык маршрутлары яңадан эшли башлаячак. Автобуслар аеруча кирәкле алты юнәлеш: Дәрвишләр станциясе, Дальние Сады, Яңа Шигали, Жиркомбинат торак массивларына, шулай ук «Крутушка» һәм «Текстильщик» бакчачылык ширкәтләренә кадәр барачак. Алар буенча ташу октябрь ахырына кадәр башкарылачак, ә бәясе 43 – 90 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты рәисе Алексей Сидоров.
Күрсәтелгән маршрутларда хәрәкәт составының 11 берәмлеген куллану планлаштырыла. «Хәзерге вакытта маршрутларны комиссия тикшерә, тукталыш пунктларын норматив хәлгә китерү буенча эшләр башкарыла, аншлаглар, шулай ук хәрәкәтчән составны әзерләү алып барыла», – дип хәбәр итте Алексей Сидоров.
Автобуслар түбәндәге маршрутлар буенча барачак:
Шәһәр чикләрендә пассажирларга электрон социаль юл карталары буенча ташламалы йөрү бирелә, 101с номерлы «Горький шоссесы» – «Текстильщик» бакча җәмгыяте» маршрутыннан тыш.
Исегезгә төшерәбез, узган ел бакчачылык маршрутларыннан 685 мең кеше файдаланды.
Автобусларның тулы расписаниесе белән шәһәрнең транспорт сайтында танышырга мөмкин. Казан транспорт комитетының кайнар линия телефоны: +7(843)275-30-50.