Ижевск урамындагы «Караваево-2» тукталышы бетерелә.
Фото: Денис Гордийко
Яңа тукталыш пункты аша 6, 18, 33, 37, 40, 42, 53, 60, 78, 89, 92с, 93-нче номерлы маршрут автобуслары, шулай ук 13-нче маршрут троллейбусы узачак. Әлеге маршрутларның паспортына һәм хәрәкәт схемаларына тиешле үзгәрешләр кертеләчәк, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
10-нчы октябрьдән башлап, Максимов урамындагы Ижевск урамыннан Дементьев урамына кадәрге участокта реконструкция үткәрелү сәбәпле, транспортның ике яклы хәрәкәте оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, быел Авиатөзелеш районында Петр Витер урамыннан Дементьев урамына кадәр Максимов урамындагы участокны реконструкцияләү уздырылды, юл киңәйтелде, яңа канализация һәм яктырту челтәрләре төзелде. Әлеге урам буенча 13 җәмәгать транспорты маршруты уза, көн саен 14 меңнән артык автомобиль үтә, аннан 120 меңнән артык кеше файдалана.