Яңалык 13 шәһәр яны поездына кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). 15-нче майдан Казанның Нократ Аланы, Сосновка, Шәмәрдән, Зөя, Албаба һәм Бөрелене тоташтыручы 13 шәһәр яны поезды яңадан хәрәкәт итә башлаячак.
Электричкалар түбәндәге җәдвәл буенча йөриячәк:
Казан - Нократ Аланы юнәлешендәге 6420-нче номерлы электричка: 6.00 сәгатьтә китә, 9.10 сәгатьтә килеп җитә;
Вятка Аланы - Казан юнәлешендәге 6425-нче номерлы электричка: 11.53 сәгатьтә китә, 15.11 сәгатьтә килеп җитә;
Казан - Сосновка юнәлешендәге 6424-нче номерлы электричка: 12.07 сәгатьтә китә, 15.33 сәгатьтә килеп җитә;
Сосновка - Казан юнәлешендәге 6429-нчы номерлы электричка: 16.06 сәгатьтә китә, 19.44 сәгатьтә килеп җитә;
Казан - Шәмәрдән юнәлешендәге 6430-нчы номерлы электричка: 19.30 сәгатьтә китә, 21.45 сәгатьтә килеп җитә;
Шәмәрдән - Казан юнәлешендәге 6401-нче номерлы электричка: 4.12 сәгатьтә китә, 6.35 сәгатьтә килеп җитә;
Казан - Зөя юнәлешендәге 6301-нче номерлы электричка: 6.37 сәгатьтә китә, 7.46 сәгатьтә килеп җитә;
Зөя - Казан юнәлешендәге 6306-нчы номерлы электричка: 8.02 сәгатьтә китә, 9.23 сәгатьтә килеп җитә;
Казан - Албаба юнәлешендәге 6365-нче номерлы электричка: 14.10 сәгатьтә китә, 16.03 сәгатьтә килеп җитә;
Албаба - Казан юнәлешендәге 6366-нчы номерлы электричка: 16.29 сәгатьтә китә, 18.24 сәгатьтә килеп җитә;
Албаба - Казан юнәлешендәге 6364-нче номерлы электричка: 9.35 сәгатьтә китә, 11.30 сәгатьтә килеп җитә;
Казан - Бөреле юнәлешендәге 6402-нче номерлы электричка: 7.18 сәгатьтә китә, 8.17 сәгатьтә килеп җитә;
Бөреле - Васильево юнәлешендәге 6471-нче номерлы электричка: 9.25 сәгатьтә китә, 10.54 сәгатьтә килә.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча, «Содружество» акционерлык җәмгыяте сайтыннан яки «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарыннан алырга мөмкин.