В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автобуслар «Восточный» автовокзалыннан китәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март). 15-нче марттан Казан – Кощаково – Казан көндәлек автобус маршруты яңартыла.
«Восточный» автовокзалыннан китү 5.50, 07.00, 13.30 һәм 17.00 сәгатьтә планлаштырыла. Кощаково авылыннан (Комсомольская урамы, 13а адресы буенча тукталыш мәйданчыгы) Казанга автобуслар 6.20, 7.30, 14.00 һәм 17.30 сәгатьтә китәчәк.
Кощаковадан барлык рейслар Казанда «Тукай мәйданы» метро станциясе янындагы тукталыш аша уза, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.