В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер ул “IKEA кибете – Осиново” маршруты буенча хәрәкәт итә башлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Казанда “Җиңү Проспекты – Осиново” маршруты буенча йөри торган 62 нче номерлы автобус 15 марттан хәрәкәт схемасын үзгәртәчәк. Хәзер ул “IKEA кибете – Осиново” маршруты буенча хәрәкәт итә башлый.
Исегезгә төшерәбез, “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү өчен узган елның ноябрендә 62 нче номерлы автобус маршруты схемасын Осиново бистәсенә кадәр озайттылар. Нәтиҗәдә маршрутның озынлыгы һәм автобуслар хәрәкәте интерваллары шактый артты. Бу - пассажирлар тарафыннан канәгатьсезлекләр тудырды, дип аңлаттылар Транспорт комитетында. “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту һәм хәрәкәт интервалын киметү өчен автобуслар яңа маршрут буенча – IKEA кибетеннән Осиново бистәсенә кадәр йөриячәк.
“IKEA кибете” тукталышыннан “Җиңү проспекты” тукталышына кадәр барып җитү өчен халык түбәндәге автобус маршрутларыннан файдалана ала: 5-нче номерлы “ЦУМ – Халитов ур.”, 30-нчы номерлы “Лагерная – Дуслык тыкрыгы станциясе”, 31-нче номерлы “IKEA кибете – Иске Победилово торак массивы”, 34-нче номерлы "Дәрвишләр торак массивы – Ферма-2 торак массивы”, 77-нче номерлы “Дуслык тыкрыгы– Нефтебаза”. Маршрутларга хезмәт күрсәтә торган хәрәкәт составының гомуми саны – 102 берәмлек.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Җиңү Проспекты” һәм “Авиатөзелеш” метрополитен станцияләрен сафка кертү белән 62-нче номерлы автобус маршрутында пассажирлар агымы кимеде.