В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер «Минем документлар» офислары килүчеләрне алдан язылу буенча гына түгел, гадәти чират буенча да кабул итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь, Алена Мирошниченко). 15-нче июньнән Татарстанның барлык күпфункцияле үзәкләре дә гадәти режимда эшли башлаячак. Хәзер «Минем документлар» офислары килүчеләрне алдан язылу буенча гына түгел, гадәти чират буенча да кабул итәчәк. Республика халкы коронавирус аркасында чикләүләр кертелгәнче гамәлдә булган барлык хезмәтләр исемлеген ала алачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстандагы күпфункцияле үзәкләр директоры Ленара Мозаффарова сөйләде.
Күпфункцияле үзәкләргә килүчеләрнең температурасын үлчәячәкләр
Барлык күпфункцияле үзәкләрдә дә кулларның мәҗбүри дезинфекциясе, битлекләр киеп йөрү һәм социаль дистанцияне үтәү мәҗбүри. Моннан тыш, килүчеләргә перчаткалар кияргә киңәш итәләр. Шулай ук Ленара Мозаффарова хәбәр иткәнчә, хәзер «Минем документлар» офислары хезмәткәрләренең генә түгел, гариза бирүчеләрнең дә температурасын үлчәячәкләр. «Әгәр температура 37,5 градустан югарырак булса, килүчеләрдән үз визитын күчерүләрен сораячакбыз», - дип җиткерде ул.
Социаль дистанциягә килгәндә, төрле мәйдандагы офислар бер үк вакытта төрле санда кеше кабул итә ала. Бинаның 4 кв. метрына күп дигәндә бер кеше туры килергә тиеш. Спикер хәбәр иткәнчә, барлык филиалларның тәрәзәләрендә үзәкнең мәйданы күрсәтелгән һәм бер үк вакытта биредә хезмәтләрне ничә мөрәҗәгать итүче ала алуы язылган мәгълүмат куелган. Казанда мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен - 150-гә кадәр - Җиңү проспекты, 214 адресындагы «Совет» бүлеге һәм Авангард ур., 74 адресындагы «Идел буе» бүлеге кабул итә ала.
Мөрәҗәгать итүчеләр күпфункцияле үзәкләрнең офисларында 251 хезмәтне ала алачак
Исегезгә төшерәбез, 1-нче апрельдән 12-нче апрельгә кадәр күпфункцияле үзәкләр эшләмәде, ә 13-нче апрельдән хезмәтне алдан язылу буенча гына алырга мөмкин иде. Шулай итеп, 2 ай эчендә кабул итүгә 285 мең кеше язылган, шуларның 85 меңе моны колл-үзәк аша башкарган, калганнары - ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша.
Әмма узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда «Минем документлар» офислары хезмәткәрләре 20%-ка азрак хезмәт күрсәткән. «Әгәр быел без 1,5 млн кеше кабул итсәк, узган ел - якынча 1,9 млн кеше, - дип сөйләде спикер. - 13-нче апрельдән 15-нче июньгә кадәр без портал аша алып булмый торган хезмәтләрне күрсәттек. Бу якынча 105 хезмәт. Өстәвенә, без машина йөртү таныклыгын алыштыру, ИНН бирү буенча хезмәтләр күрсәттек, хөкем ителү турында белешмә, пенсия күләме, гражданлык хәле актлары дубликатлары һәм крестьян (фермер) хуҗалыгын теркәү һәм беренче бала тууга бәйле рәвештә айлык түләүләрне рәсмиләштерү буенча хезмәт күрсәттек». Моннан тыш, соңгы 2 айда күпфункцияле үзәкләрдә балигъ булмаган кешенең күчемсез милеген тартып алу буенча килешүне тормышка ашыруга алдан рөхсәт алу һәм пандемия чорында балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме алу өчен гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Л.Мозаффарова сүзләренчә, чикләүләр чорында иң популяр хезмәт күрсәтүләр килешү теркәү, машина йөртү таныклыкларын алыштыру, ИНН бирү һәм хөкем ителү-ителмәве турында белешмә булган.
15-нче июньнән мөрәҗәгать итүчеләр күпфункцияле үзәкләрнең офисларына 251 хезмәт алу өчен мөрәҗәгать итә алачак. Шул ук вакытта гражданнар алдан язылу яки гадәти чиратта кабул итүне көтә ала. Л.Мозаффарова искәртеп узганча, электрон чират пандемиягә кадәр үк булдырылган һәм һәр офисның бөтен агымының 15-20%-ын биләгән.
Моннан тыш, белгечләрне мөрәҗәгать итүченең өенә китерүгә заказ бирү мөмкинлеге кала. Әлеге хезмәт түләүле, аңа инвалидлар һәм ветераннар өчен ташламалар бар. Әмма күпфункцияле үзәкләрнең директоры ассызыклаганча, күчмә кабул итү форматы Казанда гына гамәлгә ашырылган һәм шул рәвешле 69 хезмәт алырга мөмкин.
Казанда «Минем документлар»ның ике яңа офисы ачылачак
«Казан муниципаль хезмәтләренә килгәндә, аларны цифрлаштырдылар. Үзизоляция чорында сервислар бик яхшы эшләде, портал аша документлар бирү белән бернинди проблемалар да булмады. Шуңа күрә Казанның муниципаль хезмәтләре өчен мин электрон рәвештә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм», - дип ассызыклады спикер.
Шулай ук 15-нче июньнән күпфункцияле үзәкләргә ана капиталына сертификат рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Хәер, Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләр әлеге документларны Россия Пенсия фонды аша гариза бирмичә дә ала алалар.
Күпфункцияле үзәкләрдә яңалыклар да бар: кайбер бүлекчәләрдә баннерлар барлыкка килде, яңа гына паспортларын алган яшь татарстанлылар алар фонында истәлеккә фотога төшә ала. Шулай ук хәзер күпфункцияле үзәкләргә килүчеләр машина йөртү таныклыгы, паспорт һәм башка документларга фотога төшә ала. Мондый хезмәт өчен меңнән артык кеше инде мөрәҗәгать иткән.
21-нче июньгә кадәр Татарстанның барлык күпфункцияле үзәкләрендә 1-нче июльдә узачак Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү участогын сайларга була. Теләге булган һәркем «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдалана һәм теләсә кайсы уңайлы участокта тавыш бирә алачак. Теркәлү урыны буенча түгел, ә фактта яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен гариза бирергә кирәк.
Ленара Мозаффарова шулай ук Казанда ике яңа «Минем документлар» бүлеге ачылуы турында хәбәр итте - Чистай урамында (бинаның мәйданы 2 мең кв. м тирәсе) һәм Груздев урамында.