В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа график буенча шәһәр яны поездлары 7-нче июльгә кадәр хәрәкәт итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). 15-нче июньнән шәһәр яны поездларының Казаннан хәрәкәт итү графигы үзгәрәчәк. Яңа җәдвәл буенча электричкалар Шемордан, Ижау, Кизнер, Нократ Аланы, Арча һәм Сосновкага кадәр йөриячәк. Бу тимер юлда ремонт эшләре үткәрелү белән бәйле.
15-нче июньнән 5-нче июльгә кадәр 6430-нчы номерлы Казан – Шемордан юнәлешендәге шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Поезд Казан станциясеннән 20.00 сәгатьтә китәчәк, Шемордага килү 22.13 сәгатькә планлаштырылган.
15-нче июньнән 6-нчы июльгә кадәр берничә шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк:
6427-нче номерлы Сосновка - Казан юнәлешендәге поезд (13.20 сәгатьтә кузгала, 17.02 сәгатьтә килә);
6925-нче номерлы Кизнер - Казан юнәлешендәге поезд (20.22 сәгатьтә кузгала, 22.24 сәгатьтә килә);
6926-нчы номерлы Казан - Кизнер юнәлешендәге поезд (16.50 сәгатьтә кузгала, 21.12 сәгатьтә килә);
6428-нче номерлы Казан - Нократ Аланы юнәлешендәге поезд (15.46 сәгатьтә кузгала, 18.57 сәгатьтә килә).
16-нчы июньнән 7-нче июльгә кадәр дүрт шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк:
6924-нче номерлы Казан - Кизнер (5.18 сәгатьтә кузгала, 9.25 сәгатьтә килә);
6440-нчы номерлы Казан - Сосновка юнәлешендәге поезд (13.02 сәгатьтә кузгала, 16.28 сәгатьтә килә);
6923-нче номерлы Кизнер - Казан юнәлешендәге поезд (10.10 сәгатьтә кузгала, 12.18 сәгатьтә килә);
6407-нче номерлы Арча - Казан юнәлешендәге поезд (11.14 сәгатьтә кузгала, 12.56 сәгатьтә килә).
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе +7(937)625-04-33 телефоны аша һәм сайтта алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.