В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Арча – Курса арасындагы техник эшләр белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
Үзгәрешләр сигез поездга кагылачак:
6401 нче номерлы Шәмәрдән – Казан поезды 4:18 сәгатьтә кузгалачак, 6:44 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6405 нче номерлы Арча – Казан поезды 6:25 сәгатьтә юлга кузгала, 8:12 сәгатьтә килеп җитә;
6407 нче номерлы Арча – Казан поезды 11:26 сәгатьтә кузгалачак, 13:09 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6420 нче номерлы Казан – Нократ Аланы поезды 6:46 сәгатьтә китә, 9:50 сәгатьтә килеп җитә;
6421 нче номерлы Сосновка – Казан поезды 3:39 сәгатьтә кузгалачак, 7:17 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6422 нче номерлы Казан – Сосновка поезды 7:39 сәгатьтә кузгалачак, 11:11 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6423 нче номерлы Кизнер – Казан поезды 6:41 сәгатьтә кузгалачак, билгеләнгән урынга 9:59 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6923 нче номерлы Кизнер – Казан поезды 9:27 сәгатьтә китә, 11:51 сәгатьтә килә.
Моннан тыш, берничә шәһәр яны поездлары җәдвәлдән вакытлыча чыгарылачак:
14 нче июньнән 25 нче августка кадәр – 6410 нчы номерлы Казан – Арча шәһәр яны поезды;
15 нче июньнән 26 нчы августка кадәр – 6403 нче номерлы Арча – Казан һәм 6402 нче номерлы Казан – Бөреле шәһәр яны поездлары.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларыннан алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.