Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2022, 10:03

15 нче июньнән «Төнге трамвай» аудиоспектаклен чәршәмбе көннәрендә күрсәтә башлаячаклар

Спектакль-променадның күренешләре «Җиңү Проспекты» метро станциясе» тукталышыннан боҗралы маршрут буенча йөрүче 5а номерлы трамвайда бара.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче май). Казанда «Төнге трамвай» аудиоспектакль-променадын күрсәтү дәвам итә. 15 нче июньнән шәһәрлеләрнең күп санлы сораулары буенча аудиопостановка 5а номерлы трамвай салонында һәр чәршәмбе көнне 23:00 сәгатьтә яңгыраячак. Моңа кадәр спектакльгә җомга яки шимбә көннәрендә генә эләгергә мөмкин иде, дип хәбәр итә Казан яшь тамашачылар театры матбугат хезмәте.

Спектакль-променадның күренешләре «Җиңү Проспекты» метро станциясе» тукталышыннан боҗралы маршрут буенча йөрүче 5а номерлы трамвайда бара. Һәр тамашачыга колакчыннар бирелә, алар аша Казан дәүләт яшь тамашачы театры актерлары башкаруында Зоя Рутер пьесасы тексты яңгырый. Төнге шәһәр – Җиңү паркы, Химиклар мәдәният йорты, Җиләкле бистәсе, Түбән һәм Урта Кабан, шулай ук Республика клиник хастаханәсе – бизәлеш булып тора.

Пьеса сюжеты буенча, яшь мотоциклчы Александр Белов язмыш теләге белән трамвайга ябылган булып чыга һәм аннан чыгарга омтыла. Ул үзенең тормышын, карарларын һәм гамәлләрен искә ала. Төп герой белән бергә тамашачылар гаилә, гафу итү, сайлау, үз-үзеңне табу, хыяллар һәм үз-үзеңнән качу турында уйлана.

Спектакльнең озынлыгы – 1 сәгать 30 минут, ул 18 яшьтән өлкәнрәк тамашачыларга исәпләнгән. Идеянең авторы – Евгения Карпанина, пьесаның авторы – Зоя Рутер, композитор – Камил Гатауллин. Спектакльдә рольләрне ТР халык артистлары Михаил Меркушин, Сергей Мосейко, Роман Ерыгин, ТР атказанган артистлары Алсу Густова, Елена Калаганова, Алексей Зильбер, артистлар Валерий Антонов, Илнур Гарифуллин, Эльвина Сафина, Полина Малых, Камил Гатауллин, Евгений Быльнов башкара.

12 нче июньдә ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Мэриясе ярдәмендә оештырылган Казан яшь тамашачылар театры һәм «Метроэлектротранс» МУП уртак проектына бер ел тула. Спектакльгә керү билетлар буенча.

Барлык яңалыклар