В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә объектлары эше берничә таләпне үтәп башкарылырга тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). 15-нче июльдән Татарстанда ваклап сату объектлары, шул исәптән сәүдә үзәкләре һәм кием-салым базарлары эше, җәмәгать туклануы биналарында хезмәт күрсәтү яңартыла. Тиешле карарны ТР Премьер-министры имзалады.
Сәүдә объектлары эше берничә таләпне үтәп башкарылырга тиеш. Шулай итеп, сәүдә залына килүчеләр саны (хезмәткәрләрне дә кертеп) 4 кв.м мәйданга 1 кешедән артмаска тиеш.
Җәмәгать туклануы объектлары яңадан үз биналарында кунаклар кабул итә ала. Кафе һәм рестораннарда өстәлләр арасындагы дистанция 1,5 метрдан да ким булмаска тиеш, бер өстәл артында 4 кеше утырырга мөмкин. Бинаның тулылыгы гомуми урыннар саныннан 50%-тан артмаска тиеш.
Биналарда шулай ук ачык һавада банкетлы хезмәт күрсәтү рөхсәт ителә. Ул җәйге верандаларда һәм террасаларда оештырылырга тиеш. Кунакларның рөхсәт ителгән саны 4 кв. метрга 1 кеше исәбеннән (хезмәткәрләрне дә кертеп) билгеләнә. Банкетка килүчеләрнең гомуми саны 50 кешедән артмаска тиеш.
Тагын бер йомшаклык республиканың ГХАТ бүлекләренең эш режимына кагыла. Биредә, биналардагы кебек үк, бер мәйдан берәмлегенә гражданнар саны буенча чикләүләр гамәлдә. Әйтик, 40 квадрат метр һәм кечерәк мәйданлы биналардагы норма 10 кешедән дә артык булмаска тиеш. Бүлмәнең мәйданы 40 метрдан артык булган очракта, һәр катнашучыга кимендә 4 квадрат метр туры килергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, 12-нче майдан Татарстанда үзизоляция режимын йомшарту башланды, әмма җәмәгать урыннарында битлекләрне, перчаткаларны мәҗбүри тагып йөрү һәм социаль дистанцияне үтәү каралган. Элеккечә үк массакүләм чаралар үткәрүне тыю, кинотеатрлар, төнге клублар (дискотекалар), балалар уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре, башка күңел ачу оешмалары эшен тыю гамәлдә.