В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моның өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган исәп язмасы кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель, Алена Мирошниченко). 15-нче апрельдән Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләр ана капиталына сертификатларны гариза бирмичә алачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, хәзер белгечләр Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсең Бердәм дәүләт реестры белешмәләре буенча республика халкының сертификатлар алу хокукын гражданин гаризасыннан башка билгели алачак. Мондый режим Пенсия фонды органнарында сертификат бирү өчен барлык белешмәләр булган очракта гына гамәлдә булачак. Әгәр алар җитәрлек булмаса, документлар пакетын тулыландырырга кирәк булачак.
«Ана капиталына сертификат алу өчен, проактив режимда Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган исәп язмасы кирәк. Гражданның ана капиталы алу хокукын билгеләү турында хәбәрнамә, шулай ук электрон сертификат үзе дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка киләчәк», - дип ассызыклады спикер.
Исегезгә төшерәбез, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында хисап язмасын КФҮ офисларында, ПФР һәм «Ак барс» банк бүлекләрендә расларга мөмкин. КФҮ офисларында, Пенсия фонды бүлекләрендәге кебек үк, гражданнарны алдан язылу буенча кабул итәләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстандагы цифрлы үткәргечләр системасында өйдән чыгу өчен яңа максат барлыкка килде - КФҮ офисларына һәм Россия Пенсия фонды бүлекләренә бару.