Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2018, 15:03

15 апрельдә Татарстанда авыр йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә

Хәрәкәт чикләнү 14 майга кадәр дәвам итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель, Алсу Сафина). 15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстанда авырлыгы 6 тоннадан арткан авыр йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән пресс-конференциядә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ директорының беренче урынбасары Әнәс Адыев хәбәр итте.

Әлеге чикләүләр пассажирлар йөртүче автобусларга, шул исәптән халыкара рейсларга да; бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен юк итү өчен азык-төлек, мал-туар, дару препаратлары, орлык фонды, ашламалар, почта, йөк күчерүгә кагылмый. Чикләүләр шулай ук 16 тоннага кадәр ягулык (бензин, дизель ягулыгы, суднолар өчен ягулык, реактив двигательләр өчен ягулык, мазут, газсыман ягулык), юл-төзелеш техникасы һәм материалларын һ.б. күчерүгә кагылмый.

“Кирәк булган очракта, авыр йөк машиналары безнең учреждение бирә торган махсус рөхсәт белән хәрәкәт итә ала”, - дип искәртте Ә.Адыев. Гаризаны ТР дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша яисә Оренбург тракты, 5 адресы буенча хат китереп бирергә мөмкин.

Махсус хәрәкәте булмаган авыр йөк машиналары хәрәкәте административ хокук бозу булып санала, аның өчен транспорт чарасын йөртү хокукын тартып алуга кадәр җаваплылык каралган, ә юридик затларга – 500 мең сумга кадәр штраф. Транспорт чарасы тоткарлау сәбәбе юк ителгәнче тоткарланачак, дип искәртте “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ директорының беренче урынбасары.

Барлык яңалыклар