Казан урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар исемлегенә керә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). 15 апрельдән Татарстанда янгын куркынычы сезоны башлана. Тиешле карар кичә ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде.
Казан урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар исемлегенә керә. Татарстан башкаласыннан тыш, исемлеккә төрле коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтләре һәм социаль объектлар керде, алар арасында – туберкулезга каршы балалар санаторие һәм шәһәрнең урманнар янында урнашкан спорт-сәламәтләндерү лагерьлары. Гомумән алганда, быел исәпкә республиканың 31 муниципаль берәмлеге алынган.
Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, ылыслы яшь урманнарда, урманнарның янган һәм зарарланган өлешләрендә, торфлыкта, кисү урыннарында (диләнкедә), кискәннән калган калдыклардан һәм әзерләнгән агач материалыннан чистартылмаган урыннарда, корыган үлән булган кишәрлекләрдә, шулай ук агач ябалдашлары астында учак ягу тыела. Янган шырпылар, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке трубкасыннан кайнар көл, пыяланы (пыяла шешәләр, банкалар һәм башка калдыкларны) ыргытырга, ауда янучан яки пыскый торган материаллардан ясалган пыж кулланырга ярамый.