ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында тиешле карарга кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). 14-нче октябрьдән Татарстан территориясендә шәһәр яны поездларына тариф үзгәрәчәк. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында тиешле карарга кул куелды.
Пассажирлар йөрү маршруты буенча 1-2 дистә чакрымлы зоналарга бәя - 24 сум, 3-4 дистә чакрымлы зоналарга - 18 сум (һәр зона өчен өстәмә), 5-8-нче зоналарга – 16 сум (һәр зона өчен өстәмә), 9-13-нче зоналарга - 14 сум (һәр зона өчен өстәмә), 14-20-нче зонага – 12 сум (һәр зона өчен өстәмә). 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларны йөртү тарифлары транспортта йөрү документының тулы бәясенең 25%-ын тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, 14-нче октябрьдән «Шәһәр», «Ике яр», «Корпоратив», «Миңа - башкалага», «Яшьләр» махсус тарифы буенча абонемент билетлары, шулай ук «Кулай» махсус тарифы буенча бер тапкыр йөрү документлары гамәлдән чыгарыла. 14-нче октябрьгә кадәр сатып алынган абонемент гамәлдә булу срогы чыкканчы кулланылырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте.
Тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефоны аша, шулай ук кассаларда алырга мөмкин.