Шулай ук Арчадан ТР башкаласына йөрүче электричкаларның хәрәкәт графигы үзгәрәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче март). 14 нче марттан Казан – Аэропорт – Казан һәм Арча – Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигы үзгәрәчәк.
6721 нче номерлы электричка Аэропорт станциясеннән 7:24 сәгатьтә (40 минутка иртәрәк) кузгалачак, ТР башкаласына 7:58 сәгатьтә килер дип көтелә.
6708 нче номерлы состав Казан станциясеннән 16:45 сәгатьтә (1 сәгать 15 минутка соңрак) китәчәк, Аэропорт станциясенә 17:14 сәгатьтә килеп җитәр дип планлаштырыла.
6709 нчы номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 17:25 сәгатьтә (10 минутка соңрак) китәчәк, ТР башкаласына ул 17:54 сәгатьтә киләчәк.
6725 нче номерлы электричка Аэропорт станциясеннән 16:43 сәгатьтә (3 минутка соңрак) китәчәк, Казан станциясенә 17:16 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Арчадан ТР башкаласына йөрүче 6437 нче номерлы состав гамәлдәге расписание буенча Әмәт станциясенә кадәр барачак, биредә тукталыш 17:38 дән 17:42 гә кадәр дәвам итәчәк. Әмәт метро станциясендә поезд – 17:45 тән 17:46 га кадәр, Вахитовода 17:53 тән 17:56 га кадәр булачак. Казан станциясенә килү 18:02 (6 минутка соңрак) планлаштырылган, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Бөтен маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә), шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында белергә була.