В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Булачак Вознесение тракты белән кисешкән урында туры автомобиль юлы ачылачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Казанда булачак Вознесение тракты белән кисешкән урында Гвардия урамы буенча автомобиль транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Юл чишелеше тоннеле төзелеше тәмамлану сәбәпле, 13 нче сентябрьдән Г.Кутуй урамыннан Р.Зорге урамына таба туры автомобиль юлларын ачу планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Эшчеләр инде асфальтның өске катламын җәйгән, яктырту баганалары күчерелгән һәм вакытлыча юл тамгалары төшерелгән. Юл хәрәкәте сынау режимында ике полоса буенча оештырылачак, алга таба хәрәкәт өлеше дүрт полосага кадәр киңәячәк.
Р.Зорге урамыннан Г.Кутуй урамына таба Гвардия урамында автомобиль хәрәкәте элеккечә үк вакытлыча әйләнгеч юлдан үтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, июль уртасыннан Казанда төзелә торган Вознесение тракты һәм Җиңү проспекты киселешендә Җиңү проспекты буенча, Минск урамыннан Зәкиев урамына кадәрге участокта, Мамадыш тракты ягына таба туры автомобиль элемтәсе ачылды.