В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр Күпфункцияле үзәк төзелеше вакытына пассажирларны имин йөртүне тәэмин итү өчен кертелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Казанда 13-нче октябрьдән Уң як Болакта урнашкан “Сәламәтлек” комбинаты тукталышы күчерелә. Тукталыш Астрономия урамы юнәлешендә 49-нчы номерлы йорт янына күчереләчәк. Үзгәрешләр 2-нче номерлы троллейбуска һәм 29-нчы номерлы автобуска кагылачак, дип хәбәр итә Казанның Транспорт комитеты.
Үзгәрешләр Күпфункцияле үзәк төзелеше вакытына пассажирларны имин йөртүне тәэмин итү өчен кертелгән.