В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу эпидемиологик вәзгыять белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). 13-нче апрельдән Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм инвалидларны, шулай ук аларны озатып йөрүчеләрне ерак араларга хәрәкәт итә торган поездларда бушлай йөртүләр туктатыла. Бу эпидемиологик вәзгыять һәм Россиянең барлык өлкән яшьтәге кешеләренә коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычын киметү өчен яшәү урыныннан китмәү таләбе куелу белән бәйле.
Искәртеп узабыз, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга Россия эчендәге элемтәнең барлык поездларында вакыт ягыннан чикләүсез һәм лимитсыз бушлай йөрүне тәэмин итү турында карар кабул ителгән иде. Һәр Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм сугыш инвалиды белән бергә бер озата баручы бушлай йөри ала иде.
Әмма хәзерге вакытта 60 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк кешеләр коронавирус инфекциясеннән катлауланулар барлыкка килү куркынычы янаган төркемгә эләгә һәм үзизоляция режимын сакларга тиеш.
Бушлай ташуларны рәсмиләштерү COVID-19 йоктырган авыруларның яңа очраклары таралуга юл куймау максатыннан кертелгән барлык чикләү чараларын бетергәннән соң яңадан торгызылачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлы матбугат хезмәте - «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы.