В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күп функцияле үзәкләр 3 көн рәттән эшләмәячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). 12, 13 һәм 14-нче июньдә республикада күп функцияле үзәкләр эшләмәячәк. Графиктагы үзгәрешләр бәйрәм - 12-нче июньдә билгеләп үтелә торган Россия көне белән бәйле.
11-нче июньдә барлык күп функцияле үзәкләрдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Шулай итеп, Казанда күп функцияле үзәкнең «Мәскәү», «Көньяк», «Идел буе» бүлекләре, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (Кулагин ур., 1), «Совет», «Дәрвишләр», «Авиатөзелеш», «Юдино» бүлекләре һәм «Салават күпере» торак комплексында урнашкан бүлек 8.00-дән 17.00-гә кадәр эшләячәк. «Зареченский» һәм «Яңа Савин» бүлекләре 8.00-дән 19.00-гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.