В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5а номерлы маршрут буенча тәгәрмәчле аудиоспектакльне Казан яшь тамашачылар театры әзерләде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь).12-нче июньдә Казанда «Төнге трамвай» аудиоспектакле беренче тапкыр күрсәтеләчәк. Театраль трамвай атнага ике тапкыр йөриячәк – җомга һәм шимбә көннәрендә, дип сөйләде бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә министрның беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
Проект Казан яшь тамашачылар театры һәм «Метроэлектротранс» МУП тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Мэриясе ярдәмендә оештырылды. Трамвай «Җиңү Проспекты метросы» тукталышыннан 5а номерлы боҗра маршруты буенча йөриячәк. Һәр тамашачы наушниклар алачак, анда театр актерлары башкаруында Зоя Рутер пьесасы тексты яңгыраячак. Пьесаның декорацияләре булып Төнге Казан күренеше торачак: Җиңү паркы, «Химиклар» мәдәният йорты янындагы район, Ягодная бистәсе, Түбән һәм Урта Кабан, шулай ук Республика клиник хастаханәсе.
«Без трамвайның боҗра маршрутын махсус сайладык, ул шәһәр үзәге буйлап түгел, ә тарихи урыннар буйлап уза. Башкала халкы һәм кунаклары әле мондый хәлне күрмәгән. Алар күзәтүчеләр генә түгел, ә тамашаның чын катнашучылары да булачак», – дип билгеләде Әдһәмова.
Спектакль 1 сәгать 30 минут дәвам итәчәк, башлана 23:00 сәгатьтә. «Без тамашачылар өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга теләдек. Төнге вакытта шәһәр магистральләре азрак йөкләнгән, ә трамвайлар пассажирлар ташудан туктый», – дип хәбәр итте «Төнге трамвай» спектакле режиссеры Радион Букаев.
Пьеса сюжеты буенча яшь мотоциклчы Александр Белов язмыш ихтыяры белән трамвайда бикләнеп кала һәм аннан чыгарга омтыла. Ул үзенең тормышын, карарларын һәм гамәлләрен искә төшерә. Төп герой белән бергә тамашачылар гаилә, кичерү, сайлау һәм үзеңнән качу, хыяллар турында уйлана. Ә финалда, бәлки, барысына да күптән җитмәгән тойгы белән ялгыз калачаклар.