Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). Казанда вакытлыча Химиклар урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
12-нче июньнән 28-нче июльгә кадәр 9-нчы һәм 15-нче номерлы йортлар арасында җирле юл ябык булачак, ә 25-нче июнь 22:00 сәгатьтән 28 июньгә кадәр 9-нчы номерлы торак йорт янында хәрәкәт чикләнәчәк. Урамның күрсәтелгән участокларында квартал эчендәге җылылык челтәрләренә капиталь ремонт ясалачак.