В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
"Минем документлар" офисларында ИНН алырга, аны югалткан, бозганнан соң торгызырга яки фамилияне алыштырганнан соң алмаштырырга була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль, Алинә Бережная). Бүгенге көннән Татарстанның күп функцияле үзәкләре (МФЦ) яңа хезмәт күрсәтүгә кереште - хәзер "Минем документлар" офисларында ИНН алырга, аны югалтканнан яисә бозганнан соң торгызырга яки фамилия алыштырганнан соң алмаштырырга була. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" ДБУ директоры Ленара Мозаффарова сөйләде.
КФҮ яңа хезмәте турында сөйләгәндә, спикер ИНН таныклыгын күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәннән соң җиде эш көненнән соң алырга мөмкин булачагын аңлатты. Салым түләүчегә үзе белән паспорты кирәк. Гариза шулай ук салым түләүченең вәкаләтле вәкиле тарафыннан бирелергә мөмкин.
Таныклыкны кабат бирү буенча дәүләт пошлинасы бәясе 300 сум тәшкил итә.
КФҮ күрсәтә торган яңа хезмәтләр арасында пенсия яшенә җитү турында белешмә бирү дә булды. Әлеге хезмәт агымдагы елның 1 гыйнварыннан күрсәтелә. "Белешмә алу өчен шәхесне раслаучы документ күрсәтергә һәм гариза тутырырга кирәк. Белешмәне мөрәҗәгать иткән көннән җиде эш көне эчендә әзерләячәкләр", - дип сөйләде Л.Мозаффарова һәм әлеге документның ташламалар алу өчен кирәк булуын аңлатты. Узган ай эчендә Татарстан күп функцияле үзәкләренә шундый белешмә алу өчен 130-дан артык кеше мөрәҗәгать итте.
Шулай ук Ленара Мозаффарова КФҮ хезмәтләреннән өйдән чыкмыйча гына файдаланырга мөмкин булуын искәртте. Узган ел ахырында Казанда яшәүчеләр өчен мөрәҗәгать итүчеләрне күчмә кабул итү оештырылды. Теге яки бу документка заказ бирү яки алу өчен, казанлыларга КФҮкә алдан шалтыратырга, чыгу өчен гариза калдырырга, квитанция түләргә кирәк һәм КФҮ хезмәткәрләре килешенгән вакытка һәм урынга киләчәк. Шулай ук Казанда һәм Чаллыда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан мәгълүматларны курьер аша тапшыру барлыкка килде. "Татарстанда ЕГРН мәгълүматларын курьер китерү буенча хезмәт сынау проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Хезмәт физик һәм юридик затларга да ачык. Беренчеләргә ул 500 сум, икенчеләре өчен 1,5 мең сумга төшәчәк. Узган биш айда әлеге хезмәттән ике меңнән артык кеше файдаланган", - диде Л.Мозаффарова.
Күп функцияле үзәкләрдә яңа хезмәтләр быел да барлыкка киләчәк. Әйтик, ТР Дәүләт Советына сайлаулар вакытында сайлаучылар урнашу урыны буенча тавыш бирү өчен учеттан төшерү талоны алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. "КФҮ офисларында 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр мондый гариза бирергә һәм талон алырга була. Үзәк белгечләре гариза бирүчегә, тавыш бирү көнендә сайлаучының кайда булуына карап, сайлау участогының номерын һәм адресын билгеләргә һәм гариза язарга ярдәм итәчәк", - дип аңлатты Л.Мозаффарова.
Шулай ук хәзер КФҮтә комплекслы хезмәт күрсәтү тәҗрибәсен кертү планлаштырыла. Гражданнар бер гариза буенча берьюлы берничә төр хезмәт ала алачак, аларның исемлеге РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнгән.