В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Казан метрополитенының икенче тармагын төзү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). 11-нче гыйнвардан 18-нче февральгә кадәр Казанда Сахаров урамындагы автомобиль юлы буйлап хәрәкәтне чикләячәкләр. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Хәрәкәт Сахаров урамындагы 1-нче номерлы йорт һәм Зәкиев урамындагы 39-нчы номерлы йорт янында чикләнәчәк.
Үзгәрешләр суүткәргеч челтәрләрен Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогын төзү зонасыннан чыгару эшләре белән бәйле.