Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.12.2020, 13:00

11 гыйнвардан Казан мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучыларына туклануга ташламалар биреләчәк

Мәктәп укучылары өстәмә ризык җыелмасын яки гамәлдәге комплексларга ташлама ала алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). «Татарстан Республикасында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 48 номерлы Татарстан Республикасы законы кабул ителүгә бәйле рәвештә, агымдагы уку елының өченче чирегеннән Казан шәһәренең 5-11-нче сыйныф укучыларына көн саен 8 сум ашатуга бүлеп бирү рәвешендә өстәмә ярдәм чарасы күрсәтеләчәк. Яңалык 2021 елның 11-нче гыйнварыннан гамәлдә булачак.

5-11-нче сыйныфларның һәр укучысы бу суммага гамәлдәге туклану комплексларына (буфет продукциясеннән тыш) ташлама ала яки өч төрле сменалы комплекс буларак тәкъдим ителәчәк туклануны сайлый алачак:

- майлы ботка, эчемлек, икмәк;

- салкын закуска, эчемлек, икмәк;

- кондитер ризыгы яки камыр ашы, эчемлек.

«Закон нигезендә туклануга әлеге ташлама һәр укучыга укучы мәктәптә булган очракта бирелә. Балалар аны акча рәвешендә түгел, ә көндәлек туклану мөмкинлеге рәвешендә ала. Шуңа күрә дәресләрне авыру яки башка сәбәпләр аркасында калдырган көннәрдә субсидия бүленми. Ташлама җыелып барылмый һәм көн саен кулланыла. Аны һәр укучы тарафыннан файдалану автомат рәвештә, «Белем бирү картасы» сервисы ярдәмендә контрольдә тотыла», – дип аңлатты мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.

Файдаланылмаган акчалар ел азагында республика бюджетына кайтарылачак.

Үзгәрешләр балаларның ташламалы категориясенә кагылмый – алар бушлай кайнар туклану һәм азык-төлек җыелмалары (өйдә укучылар өчен) белән тәэмин ителә.

Моннан тыш, Казан Мэры Илсур Метшин карары буенча 5-11-нче сыйныф укучыларының ташламалы категориясе бушлай туклануны дәвам итә – андыйлар шәһәрдә 13 меңгә якын укучы.

Исегезгә төшерәбез, 1-нче сентябрьдән Казанда РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча яңа уку елыннан 1-4-нче сыйныф укучыларының барысы да бушлай туклана башлады – бу 72 мең кеше.

Шулай ук, өченче чиректән башлап, мәктәпләрдә балаларны тукландыру буенча ата-аналар контроле булдырылачак. Көн саен ашханәләрдә ата-аналар кизү тора башлаячак, алар махсус эшләнгән чек-битләр буенча балалар туклануының оештырылуын, ашамлыкларның сыйфатын һәм менюны бәяләячәкләр.

Барлык яңалыклар