В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Участокта җылылык үткәргеч трассасы төзелеше буенча эшләр алып барылачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче декабрь). 11-30 нчы гыйнварда Юлиус Фучик урамында Минск урамы белән кисешкән урында Ломжа урамы ягына таба юлның йөрү өлеше һәм тротуар ябылачак.
Участокта җылылык үткәргеч трассаларында эшләр планлаштырылган. Бу Фучик станциясеннән Сахаров станциясенә кадәр метрополитенның икенче линиясен төзү өчен кирәк.
Эшләр автотранспорт һәм җәяүлеләрнең куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итү, шулай ук җирле халыкны һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның хезмәткәрләрен тоткарлыксыз үткәрү белән алып барылачак.