В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
10 нчы гыйнвардан гамәлдә булган яңа график буенча Казанның муниципаль парковкалары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә бушлай эшли, шуңа күрә 11 нче һәм 12 нче июньдә муниципаль парковкада машинаны бушлай калдырырга мөмкин булачак.
12 нче июнь – Россия көне – якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне дүшәмбегә – 13 нче июньгә күчерелә. Бу көнне муниципаль парковкадан да бушлай файдаланырга мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, парковка өчен түләү эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына. Беренче 15 минутта парковка бушлай эшли.