В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Транспорт “Җиңү проспекты – Осиново” маршруты буенча йөриячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нче октябрь). 10 ноябрьдән Казанда 62-нче автобус маршрутының хәрәкәт схемасы үзгәрә. “Җиңү проспекты – Гудованцев ур.” маршрутын “Осиново” тукталышына кадәр озынайтачаклар, маршрутның атамасы да үзгәрә – “Җиңү проспекты – Осиново”.
62-нче автобус маршруты түбәндәге тукталышлар буенча узачак: Гудованцев ур., Беломорск ур., Химия ур., ТЭЦ ур., Заречье пр., Нурихан Фәттах ур., Садовая ур., Комаров ур., Осиново.
Транспорт комитетында билгеләп үткәнчә, маршрут схемасы “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләр мөрәҗәгате белән үзгәртелде.