В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу юлның машиналар йөрү өлешен төзекләндерү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). 10-нчы июньнән Казанда Равнинная урамындагы юлның машаналар йөрү өлешендә транспорт чаралары хәрәкәтен чикләячәкләр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
10-нчы июньнән 30-нчы октябрьгә кадәр транспорт хәрәкәте Равнинная урамындагы 1-нче номерлы йорттан 103-нче номерлы йортка кадәрге участокта чикләнәчәк.
Бу юлларны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү эшләре белән бәйле.