Өлкәннәр өчен үзизоляция режимы 23-нче августка кадәр озайтыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август). Татарстанда 10-нчы августтан чит илләрдән халыкара чыгару авиарейслары белән кайткан гражданнар өчен мәҗбүри үзизоляция гамәлдән чыгарыла. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документ нигезендә, чит илдән килгән яки кайткан пассажирлар, шулай ук алар белән бергә яшәүче затлар үзләренең яшәү яки булу урыны буенча 14 көнлек үзизоляция үтәргә бурычлы түгел.
Шул ук карар белән республиканың өлкән яшьтәге халкы өчен үзизоляция режимы 9-нчы августтан 23-нче августка кадәр озайтыла. Үзгәрешләр 10-нчы августтан үз көченә керә.