В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл участокларында суүткәргеч трассасын урнаштыру эшләре планлаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Казанда киләсе атнадан Крутовка урамы буйлап автомобиль юлы хәрәкәтен чикләү гамәлдә булачак. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
10-нчы августтан 10-нчы сентябрьгә кадәр транспорт хәрәкәте өчен Крутовка урамындагы 8-нче номерлы йорт янындагы участок ябылачак, 16-нчы августтан 10-нчы сентябрьгә кадәр – Тихорецкая урамындагы 19-нчы номерлы йорт янында, 24-нче августтан 10-нчы сентябрьгә кадәр – Крутовка урамындагы 26-нчы номерлы йорт янында, 1-нче сентябрьдән 10-нчы сентябрьгә кадәр Крутовка урамындагы 26б номерлы йорт янында.
Юл участокларында суүткәргеч трассасын урнаштыру эшләре планлаштырылган.