Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.08.2023, 13:15

1 нче сентябрьдән Казан укучылары мәктәп ашханәләрендә салатлар өчен ингредиентларны үзләре сайлый алачак

Системаны икенче яртыеллыкта уңышлы сынап карадылар – ризыкның ашалмау индексы нульгә якын булган

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче август, Камилә Вилданова). Яңа уку елыннан Казан укучыларының ашханәләрдә яшелчә салатлары өчен ингредиентлар сайлау мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Балалар үз теләгенә ориентлаша һәм аллергия булган ингредиентларны ризыктан ала алачак. Яшелчәләр һәм өстәмә ингредиентлар ассортименты даими үзгәреп торачак, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина.

Яңа туклану системасы шәһәрнең барлык мәктәп укучыларын да – башлангыч сыйныф укучыларын да, югары сыйныф укучыларын да колачлаячак.

«Беренчедән, без балаларны дөрес тукланырга өйрәтәбез. Икенчедән, мөстәкыйль рәвештә, аңлы рәвештә ингредиентларны сайларга, ә бу ризыкның ашалып бетүен гарантияли. Тулаем алганда, без ашханәләрне мәктәп рестораннарына үзгәртеп корганда социаль челтәрләрдә дә, ата-аналар белән аралашуда да бу элиталы, сайланган мәктәпләр өчен ниндидер форма, дигән курку булды. Чынлыкта, берничә ел эчендә без йөздән артык ашханәләрне реконструкцияләдек, аларны мәктәп рестораннары статусына күчердек. Бүгенге көндә андыйлар бездә 90% тан артык. Киләсе елга без әлеге эшне төгәлләргә планлаштырабыз. Барлык балалар өчен дә ашханәләрдә бертөрле яхшы шартлар булырга һәм, әлбәттә, тәмле, файдалы ризык әзерләнергә тиеш», - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин.

«Салат-бар» станциясен 16 нчы гимназиядә, 146 нчы лицейда – икенче яртыеллык дәвамында, ә җәй көне 125 нче һәм 169 нчы мәктәп яны лагерьларында сынап карадылар. Эксперимент уңышлы узды, салатларның ашалмау индексы нульгә якын булган. Балалар, ата-аналар һәм укытучылар бик күп уңай бәяләмәләр калдырды, шуңа күрә мондый система хәзер барлык мәктәпләрдә дә кертелә, дип аңлатты Рима Мөхәммәтшина.

«Соңгы вакытта фастфуд, газировка һәм гаджетларның популярлыгы аркасында балалар арасында симерү проценты арта, шуңа күрә балансланган һәм аңлы туклануга басым ясарга кирәк», – дип өстәде туклану комбинаты генераль директоры.

Искәртеп узабыз, яңа уку елына Казанда 21 мәктәптә азык-төлек блоклары реконструкцияләнде. Шулай итеп, 1 нче сентябрьдән мәктәп рестораннары форматында 169 ашханә эшләячәк, бу аларның гомуми санының 90% ын тәшкил итә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 28.08.2023
Видеорепортаж
28.08.2023 13:02
Яңа уку елында Казан мәктәпләрендә салат-конструкторлар барлыкка киләчәк
Барлык яңалыклар