Шулай ук көзнең беренче көнендә «Горки» метро станциясенең икенче вестибюле ачылачак
Фото: Денис Гордийко
Шулай ук 1 нче сентябрьдән «Горки» метро станциясендә ремонттан соң икенче вестибюль ачылачак. Исегезгә төшерәбез, ул 2009 елдан бирле ябык иде.
Көн саен Казан метрополитеныннан 130 меңнән артык кеше файдалана.
Күптән түгел KZN.RU порталы «Авиатөзелеш» метро станциясендә яктырту реконструкциясе үткәрелгәнен хәбәр итте. Шулай ук эшчеләр җәяүлеләр кичүенә косметик ремонт ясадылар.