В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Туклануны оештырудагы мәсьәләләрне бары тик укучыларның ата-аналары белән бергә генә хәл итәргә кирәк, дип белдерде Мэр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Ксения Швецова). 1-нче сентябрьдән башлап Казан мәктәпләрендә ата-аналарның мәктәптә туклану сыйфатын бәяләү өчен ашханәләргә керү мөмкинлеге булачак. Мәктәптә туклануны оештыру өлкәсендә барлыкка килгән мәсьәләләрне һәм проблемаларны бары тик укучыларның ата-аналары белән бергә генә хәл итәргә кирәк, дип белдерде Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында. Ул ата-аналарны ашханәләрнең эшен активрак контрольдә тотарга һәм үзләренең кисәтүләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашырга чакырды.
Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов хәбәр иткәнчә, азык-төлек блогындагы куркынычсызлык һәм проблемасыз керү максатыннан, ата-аналар сыйныф җитәкчесенә килүләре турында алдан хәбәр итәргә тиеш булачак. «Безгә дә, мәктәп директорларына да ата-аналардан алынган кире элемтә мәктәп ашханәләре эшен оештыруга тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк, - диде И.Һидиятов. - Кире элемтә алу өчен кайнар линияләр һәм интернет-сораштырулар оештырылачак».
Ул шулай ук бу елның апреленнән шәһәр мәктәпләрендә ата-аналар контроле журналы кертелүен искәртте, анда актив ата-аналар үз тәкъдимнәрен калдыра ала.
Кире элемтәнең яңа кагыйдәләре һәм мөмкинлекләре турында барлык укучыларның әти-әниләренә хәбәр итәргә кирәк, дип ассызыклады Илсур Метшин. «Без мәктәптә туклану мәсьәләләрен ата-аналар белән фикерләшеп хәл итәчәкбез. Яңа уку елындагы беренче җыелышларда барлык ата-аналарга да бу мәгълүматны җиткерергә кирәк, без алардан теләк-тәкъдимнәр алырга тиеш. Һәм бездә булган мәгълүмат технологияләрен активрак кулланырга кирәк».
Исегезгә төшерәбез, кире элемтә өчен Казан ата-аналары Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты гамәлгә ашыра торган төрле проектларда катнаша ала. Әйтик, узган елның ноябрь аенда Казан мәктәп укучыларының актив ата-аналары өчен «Әни белә» проекты старт алды, аның кысаларында ата-аналар департамент җитәкчеләре белән очраша, мәктәп ашларын татып карый, укучыларны тукландыруның мөһим мәсьәләләре хакында фикер алыша. Департамент җитәкчесе Рима Мөхәммәдшина үз докладында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә проект кысаларында 5 очрашу узган.
Кире элемтә алу өчен шулай ук онлайн-анкеталар тутыру үткәрелә һәм «Ашадым һәм канәгать калдым» дигән махсус кушымта кулланыла.