В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр башлангыч һәм урта сыйныфларда үткәреләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Закон авторлары аңлатуынча, мәктәпләрдә слесарьлык һәм балта осталыгы, тегү, аш-су нигезләре һ.б. буенча дәресләр яңадан башланачак. Шулай итеп, балалар яшәү өчен кирәкле күнекмәләргә ия була алачак. Мәҗбүри хезмәт дәресләрен кертү эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә һәм кадрлар дефициты проблемасын хәл итүгә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, мәктәп тәртибе кагыйдәләренә укучыларның дисциплинасына таләпләр кертеләчәк, һәм бу нормаларны үтәү аларның барысы өчен дә мәҗбүри булырга тиеш. Тәртип кагыйдәләрен үтәүне педагоглар һәм мәктәп администрациясе күзәтәчәк.