В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пациентларны госпитализацияләү территориаль принцип буенча гамәлгә ашырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Казанның стационар һәм бала тудыру йортлары бәйрәм көннәрендә тәүлек буе эшләячәк. Пациентларны госпитализацияләү территориаль принцип буенча гамәлгә ашырыла.
Өлкәннәр челтәре сырхауханәләре 31-нче декабрьдә шимбә графигы буенча эшләячәк, 1-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр - бәйрәм графигы буенча (9.00-дан 17.00-гә кадәр).
Шул ук вакытта 31-нче декабрь, 1-нче, 2-нче, 4-нче, 5-нче, 7-нче, 8-нче гыйнварда сырхауханәләрдә терапевтик бригадалар кизү торачак, ә 3-нче һәм 6-нчы гыйнварда сырхауханәләрнең көчәйтелгән режимда эшләячәк – терапия бригадалары, тар профильле табиб-белгечләр, рентгенология кабинеты, лаборатория, ашыгыч ярдәм кабинетлары, травматология пунктлары һәм көндезге эш режимы булган бүлекләр.
Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары бәйрәм көннәрендә, яшәү урынына карамастан, беренчел мөрәҗәгатьләре булган пациентларны кабул итәчәк. Кабул итү түбәндәге адреслар буенча алып барылачак: Чуйков ур., 54, («7-нче номерлы шәһәр клиникасы хастаханәсе» травмпункты), Гадел Кутуй ур., 48 («18-нче номерлы үзәк шәһәр клиника хастаханәсе» травмпункты), Лечебная ур., 7 («12-нче номерлы шәһәр клиника хастаханәсе» травмпункты), Фатыйх Кәрим ур., 14/67 («7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе» травмпункты).
Хатын-кызлар консультацияләре 3-нче һәм 6-нчы гыйнварда эшләячәк, бригада составында табиб-акушер-гинеколог, акушер, медицина теркәүчесе булачак.
Балалар сырхауханәләрендә 1-нче, 5-нче һәм 7-нче гыйнварда пациентларны кабул итү һәм чакырулар буенча хезмәт күрсәтү 9.00-дан 15.00-кә кадәр башкарылачак; 31-нче декабрь, 2-нче, 4-нче, 8-нче гыйнварда – 9.00-дан 17.00-гә кадәр. 3-нче һәм 6-нчы гыйнварда балалар сырхауханәләренең эше көчәйтелгән режимда оештырылачак: 9.00-дан башлап 17.00-гә кадәр поликлиникада педиатрның кабул итүе һәм өйгә чакыруларга хезмәт күрсәтү, ЛОР-табиб, офтальмолог, хирург кабул итүе, рентгенология кабинеты, лаборатория эше алып барылачак.
Балалар травматология ярдәме 31-нче декабрь, 2-нче, 3-нче, 4-нче, 6-нчы һәм 8-нче гыйнварда 9.00-дан башлап 19.00-га кадәр Декабристлар ур., 125а адресы буенча «1-нче номерлы балалар шәһәр клиника хастаханәсе»нең балалар травмпунктында күрсәтеләчәк. Кабул итү «ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы Балалар Республика клиника хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлекне саклау оешмасының Бигичев ур., 20 адресы буенча урнашкан балалар травмпунктында тәүлек буе оештырылачак.
Өлкәннәр өчен стоматология сырхауханәләре 31-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр 9.00-дан 15.00-кә кадәр эшләячәк.
Балалар стоматология поликлиникаларының эше 31-нче декабрь, 1-нче, 2-нче, 3-нче, 4-нче, 6-нчы, 7-нче, 8-нче гыйнвар 9.00-дан 15.00-кә кадәр оештырылачак. 5-нче гыйнварда кабул итү 9.00-дан 18.00-гә кадәр Бутлеров ур., 16 адресы буенча «Республика стоматология поликлиникасы»нда алып барылачак.
Кичке һәм төнге вакытта ашыгыч стоматология ярдәме Чернышевский ур., 10/6 адресы буенча урнашкан «Шәһәр стоматологиясе» акционерлык җәмгыятенең 1-нче филиалы тарафыннан күрсәтеләчәк: өлкәннәргә - 31-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр 16.00 сәгатьтән 8.00-гә кадәр; балаларга - 31-нче декабрь, 1-нче, 2-нче, 3-нче, 4-нче, 6-нчы, 7-нче, 8-нче гыйнварда 16.00-дан 8.00-гә кадәр, 5-нче гыйнварда 19.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.