Анда Россия һәм чит ил экспертлары, шәһәр мэрлары, төрле илләрдән сәламәтлек саклау һәм сәламәт туклану өлкәсе вәкилләре катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Казанда 1-нче июньнән 3-нче июньгә кадәр «Сәламәт шәһәрләр. Балалар өчен сәламәт туклану» халыкара форумы узачак. Ул Татарстан башкаласын координацияләү советын җитәкләгән Милан пактының беренче Евразия төбәк форумы булачак. Форумда меңгә якын кеше катнаша: Россия һәм чит ил экспертлары, шәһәрләр мэрлары, сәламәтлек саклау һәм сәламәт туклану өлкәсе вәкилләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре.
Форумның онлайн һәм офлайн форматларда узачак программасына эш сессияләре, түгәрәк өстәлләр, лекторияләр, мастер-класслар, шулай ук танып белү экскурсияләре кертелгән.
Форум кысаларында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары да узачак. 1-нче июнь көнне 11:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта «Мәктәп пикнигы» гаилә бәйрәме узачак. Барлык теләүчеләр сәламәт туклану һәм азык-төлек гадәтләре темасына лекторияләр тыңлый алачак, экспертлар булып табиб Регина Ахуньянова (Регина Доктор) һәм психолог Валентина Паевская чыгыш ясаячак. Шулай ук бәйрәм кунакларының мәктәп менюсы ашамлыкларын карау, балалар рәсемнәре күргәзмәсендә булу һәм төрле иҗади мастер-классларда катнашу мөмкинлеге булачак. Чараның модераторы танылган телетапшырулар алып баручы Тута Ларсен булачак.
Форумның эшлекле программасы Казан Ратушасында узачак. Форумның төп чараларының берсе – 2 июньдә узачак мэрларның түгәрәк өстәле. Анда БМО структуралары вәкилләре һәм азык-төлек сәясәтенең Милан пактында катнашучы шәһәрләр җитәкчеләре катнашачак.
Форумның йомгаклау көнендә, 3-нче июньдә, эшлекле сессияләр, пленар дискуссияләр һәм төрле регионнар тәҗрибәсе турында фикер алышу белән муниципаль дәрәҗәдә иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту эшенә багышланган түгәрәк өстәлләр узачак, дип хәбәр иттеләр Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсендә. Форумның эшлекле өлеше чараларына онлайн-форматта сылтама буенча кушылырга мөмкин.
Форумны оештыручылар – Казан Мэриясе белән берлектә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Сәламәт шәһәрләр, районнар һәм бистәләр» ассоциациясе һәм «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ. Форум Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм шәһәр азык-төлек сәясәтенең Милан пакты ярдәмендә уздырыла.